Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
26 сентябрь 2019, 11:07

“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Башкортстан территориясендә “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы.

Автопоездлар расланган график буенча республиканың торак пунктларында үз маршрутлары буенча эшли. Октябрьский һәм Стәрлетамак маршрутлары буенча эш тәмамланган.

Акция башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр 96 меңнән артык кеше тикшерелгән, 9031 социаль әһәмияттәге авыруга карата шикләр ачыкланган. Шуларның 535е - яман шеш авырулары, 836 очрагы - шикәр диабеты, 7572се - югары артериаль кан басымы очрагы. Барлык гражданнар да шик булып яки социаль әһәмияттәге авырулар ачыклану белән диагнозны раслау, дәвалау һәм контрольгә алу өчен өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

“Диагностика” күчмә модуле Нуриман районында эшли, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе белгечләре тарафыннан 5643 кеше каралган, сигез меңнән артык тикшерү уздырылган.

Кардиология модуле хәзерге вакытта Зилаер районында эшли. Акция барышында барлыгы 5391 кеше каралган. 25 сентябрьдән ул Хәйбулла районында эшли башлады.

Чакмагыш районында стоматология модуле эшли. Республика стоматология поликлиникасы белгечләре 943 кешене караган.

“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе агымдагы елның 10 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: