Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 сентябрь 2019, 11:18

"Социаль ял" кемнәр өчен?

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ата-аналарга бушлай хезмәт күрсәтү оештыра.

Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы инвалид балаларның ата-аналары өчен "социаль ял" дигән бушлай хезмәт күрсәтүне оештырды. Аңа ярашлы, 4-18 яшьлек балалар 30 көнгә кадәр Серафимовка балалар йорты-интернатына (ул Туймазы районында урнашкан) кабул ителәчәк. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указларын үтәү мксатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка ашырыла.

Бу вакытта балалар белән тәрбиячеләр һәм педагоглар шөгыльләнәчәк, алар арасында логопед, психолог, хезмәт һәм адаптив физкультура буенча инструкторлар да бар. Ә әти-әниләр шушы вакытны үзләре өчен үткәрә ала.

Проектта катнашу өчен баланың ата-аналарына яки законлы вәкилләренә иң элек документлар пакеты белән "Халыкны социаль хезмәтләндерү республика үзәге"нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: