Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 сентябрь 2019, 11:11

“Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачуга старт бирелә

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Бүген ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Бөтенрусия марафоны илнең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә үтә.

Бүген бөтен ил буенча гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узачак. Ул Федераль мәгариф үзәкләре челтәрен тәшкил итә. Марафон Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасында 133 “Үсеш нокталары” үзәге ачыла. Бу — белем бирү эшчәнлеге белән идарә итүдә яңа проект алымнары. "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бөтен ил буенча үзәкләр челтәре формалаштырыла, аларда авыл мәктәпләренә инновацион проектларны гамәлгә кертү буенча кадрлар, технологик, матди ресурслар тупланачак.

Проектны тормышка ашыру укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруга юнәлтелгән, шул исәптән “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре” предметлары буенча да масштаблы эшне күздә тота.

Бүгенге көндә өр-яңа җиһазлар сатып алу буенча закупка үткәрелгән, белем бирү процессын оештыру өчен махсус мәйданнар бүлеп бирелгән, эш өчен норматив база әзерләнгән һәм белгечләр укытылган.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: