Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
24 сентябрь 2019, 11:19

Гомумдәүләт проектында Башкортстаннан 40ка якын предприятие катнаша

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Башкортстанның тагын өч предприятиесе Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү буенча гомумдәүләт проектында катнашучылар исемлеген тулыландырды.

Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гомумдәүләт проектында катнашу турындагы килешүгә шушы көннәрдә "Синтез-Каучук" предприятиесе, "Контроль пакет" заводы һәм Стәрлетамак икмәк комбинаты белән кул куелган.

"Хәзер без хезмәт җитештерүчәнлеге буенча гомумдәүләт проектына кердек һәм җитештерүдә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешергә телибез", - ди "Синтез-Каучук" предприятиесе генеральный директоры Юрий Морозов.

Бүгенге көндә хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү буенча гомумдәүләт проектында Башкортстанның 40ка якын предприятиесе катнаша. Алар арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе предприятиеләре һәм оешмалары бар.

Ел ахырына кадәр хезмәт гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга республиканың 50 предприятиесен җәлеп итү планлаштырыла.

Әлеге гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә экспертларның ярдәменнән бушлай файдалана ала.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#ВладимирПутин
Читайте нас: