Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
17 сентябрь 2019, 10:52

Владимир Путин Сүрия буенча өч яклы саммитта катнашачак

#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Әнкарада Сүрия буенча өч яклы саммитта катнашачак, шулай ук Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Иран лидеры Хәсән Роухани белән ике яклы очрашулар уздырачак.

Бу сөйләшүләр Сүриядәге хәлне җайга салуга ярдәм итү барышында гарант-дәүләт башлыкларының бишенче очрашуы булачак.

“Лидерлар Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы Идлибадагы хәлгә дә җентекле кагылачак. Билгеле булганча, Үзәк Хөкүмәт контролендә булмаган бу районнарда билгеле киеренкелек саклана һәм террорчылар күп”, - диде Русия Президентының Тышкы сәясәт буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков.

#ВладимирПутин
Читайте нас: