Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
17 сентябрь 2019, 13:31

Балачак хәвефсез булсын өчен

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Республикада "Хәвефсез балачак" федераль проекты эшли башлаячак. Әлеге проект ата-аналарга балаларны автомобильләрдә йөрткәндә хәвефсезлек тәэмин итүгә өйрәтүнең бердәм системасын булдыруны күз уңында тота.


Проект 19 сентябрьдә Уфада старт алачак. Шул ук көнне төбәк хакимияте вәкилләре, экспертлар, җәмәгатьчеләр, блогерлар, медицина хезмәткәрләре һәм булачак әниләр катнашлыгында матбугат конференциясе үтәчәк. Катнашучылар өчен проектның федераль тренерларыннан автомобильдә балаларны йөртү буенча осталык дәресләре, балалар өчен махсус җайланмаларны дөрес урнаштыру практикасы һәм, әлбәттә, әти-әниләрне борчыган сорауларга җаваплар булачак.


Агымдагы елда перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча өч еллык проект 30 төбәктә башланачак. Бу проектка 2019 елдан 2021 елга кадәр Русия Федерациясенең 85 субъектында барлыгы 100 шәһәр кушылачак.

Проект кысаларында перинаталь үзәкләр базасында булачак әниләр өчен атнага берничә тапкыр балаларны автомобильдә йөртүнең төп кагыйдәләренә өйрәтү, тизлекне саклау, шулай ук коляска белән юл аша чыгу кагыйдәләренә багышланган тренинглар узачак.


Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 2018 елда Русиядә булган 167 мең һәлакәт арасында 19,9 мең очрак балалар катнашлыгында булган. 21,7 мең бала зыян күргән һәм 628е һәлак булган. Күпчелек очракта балалар катнашлыгындагы аварияләр өлкәннәр гаебе белән килеп чыга.


Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе - яшь ата-аналарны балалар өчен креслолар, махсус ныгытучы җайланмалар кулланырга өйрәтү. Дәүләт автоинспекциясе һәм перинаталь үзәкләрнең табиблары белән бергә бу юнәлештә эш алып бара. ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, 2018 ел азагына 7 яшькә кадәрге балалар белән сәяхәт итүче автомобильчеләрнең 63 проценттан артыгы автокреслолар кулланган.


Әлеге проект Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында, "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: