Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 сентябрь 2019, 10:52

Владимир Путин Хәбиб Нурмагомедов белән очрашты

#ВладимирПутин

Ил Президенты Владимир Путин Дагыстанга эш сәфәре барышында Махачкала аэропортында Русия көрәшчесе, UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов һәм аның әтисе, тренеры Абдулманап Нурмагомедов белән очрашу үткәрде.

Ил башлыгы көрәшчене һәм аның әтисен Дастин Пуарье белән алышта җиңүе һәм сентябрь башында Абу-Дабида үткән турнирда титул яклавы белән котлады.

"Беренче чиратта, сезне улыгызның җиңүе белән тәбриклим, - диде Владимир Путин Абдулманап Нурмагомедовка. Үзем дә алышны карадым. Чынлап та көчле көрәшче белән алышта яулаган лаеклы җиңү".

Алар көрәш барышы турында фикер алышты. Көрәш барышын анализладылар. Хәбиб Нурмагомедов Дастин Пуарьены чыннан да көчле, лаеклы спортчы дип билгеләп үтте.

Очрашуда Дагыстан Республикасы Башлыгы Владимир Васильев та катнашты.

#ВладимирПутин
Читайте нас: