Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 сентябрь 2019, 11:08

Проблемалар җиңел хәл ителәчәк

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстан шикаятьләрне мониторинглау һәм проблемаларны хәл итү буенча Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен үзләштерергә ниятли. Төбәк белән идарә итү үзәген булдыру проектының беренче этабын ел ахырында башлап җибәрергә планлаштыралар.

- Башкортстан Хөкүмәте делегациясе Мәскәү өлкәсендә төбәк белән идарә итү үзәгендә булды. Үзәкнең эшен анализлаганнан соң, республикада заманча һәм югары технологияле аналог булдыру турында карар кабул ителде, - ди республика вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров.

"Башкортстанда эшләп килүче "Инцидент менеджмент" мониторинг системасы төбәк белән идарә итү үзәгенең нигезе булачак. Бу гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт карарларының нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип өстәде Назаров. - Ул Башкортстан җитәкчелегенә гражданнарның шикаятьләренә һәм мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә генә түгел, ә онлайн үзгәрешләр режимында күзәтергә, юлларны төзәтү, дәваханәләрдә чиратлар барлыкка килү, инфраструктура төзелеше белән бәйле проблемаларны алдан ук хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде ул.

Проектның беренче этабын эшләтеп җибәрү ел ахырына планлаштырылган, моның өчен "Инцидент" системасына мониторинг системалары өстәләчәк, ведомствоара хезмәттәшлек җайга салыначак. Икенче этапта яңа күрсәткечләр нигезендә аналитика эшли башлаячак. Үзәк эшчәнлеген профильле министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре бурычларны яңадан бүлү хисабына тәэмин итәчәк.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: