Кичә Башкортстанның эшкуарлык буенча оешмалар ассоциациясе урта һәм кече бизнесны үстерү буенча бушлай консультация үткәрде. “Социаль эшкуарлык: бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” баш астында үткән чараны Ирина Абрамова алып барды. Ул эшкуарларны борчыган бик күп сорауларга җавап бирде, аларның эшен камилләштерү буенча киңәшләрен әйтте.