Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
6 сентябрь 2019, 11:08

Иппотека ставкасы 2 процентлы гына булмакчы

#Национальныепроекты #Нацпроекты #Региональныепроект#ВладимирПутин

Халык санын арттыру һәм тормыш сыйфатын үстерү Президент Владимир Путинның һәр башлангычында диярлек чагыла.

Гомумдәүләт проектлары кысаларында билгеләнгән "Демография" юнәлеше дә нәкъ шушы мәсьәләне үз эченә ала.

Бүген ул Ерак Көнчыгышны үстерүгә кагылышлы форумда әлеге төбәктә яшьләргә 2 процентлы иппотека кредиты булдыру тәкъдимен хуплады.

- Биредә әлеге программаны быел ук гамәлгә ашыра башларга кирәк һәм ул 5 ел дәвам итәргә тиеш, - диде ул.

Шул ук вакытта, әлеге башлангыч бу төбәккә яшь кадрларны җәлеп итүгә дә булышлык итәчәк.

#Национальныепроекты

#Нацпроекты

#Региональныепроект

#ВладимирПутин
Читайте нас: