Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
4 сентябрь 2019, 11:12

Республикада спортка игътибар арта

#Национальныепроекты #НациональныепроектыБашкортстан #Региональныепроекты#ВладимирПутин

Башкортстан “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга быел федераль казнадан якынча 195,8 миллион сум акча алачак.

“Спорт - тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга министрлык федераль бюджеттан 195,8 миллион сум акча алырга исәп тота. Бу акча профильле спорт мәктәпләренең футбол кырлары өчен ясалма өслек, спорт җиһазлары сатып алуга, кече спорт мәйданчыклары булдыруга тотынылачак”, - дип хәбәр итә республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы.

Шулай ук, ясалма өслекле һәм җиңел атлетика юллары булган футбол кырларын, Русия җыелма командалары өчен спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы спорт оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтүне модернизацияләү планлаштырыла.

Физкультура белән даими шөгыльләнүче гражданнар санын арттыру өчен киңкүләм урам тренажерлары урнаштырылачак, йөгерү һәм йөрү юллары корылачак.

#Национальныепроекты

#НациональныепроектыБашкортстан

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: