Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
2 сентябрь 2019, 11:26

Ярдәм төрләре унҗидегә җитте!

Башкортстан кече предприятиеләрнең экспорт эшчәнлегенә җитди игътибар бирә

Башкортстан кече предприятиеләрнең экспорт эшчәнлегенә җитди игътибар бирә

Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең стратегик бурыч­лары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указына ярашлы гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шушы проектларның берсе “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” дип атала. Әлеге проект кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты тормышка ашырыла. Шуларны гамәлгә ашыру өчен алты ел дәвамында федераль казнадан 5 миллиард сумга якын акча бүленәчәк.


Әлеге төбәк проектларының берсе – “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү”. Аны тормышка ашырганда ике төп күрсәткеч күз уңында тотыла:

– 2024 елга Башкортстан чимал булмаган товарлар экспортлау күләмен әлеге 1,87 миллиард доллардан 3,83 миллиард долларга җиткерергә тиеш;

– 2024 елга экспортка эшләүче кече предприятиеләр саны 1302гә җитәчәк дип фаразлана.


Агымдагы елда чимал булмаган товарлар экспортлау күләме, узган елдагы белән чагыштырганда, 14,4 процентка артты.

Шушы проект кысаларында Башкортстан Республикасыннан хезмәтләр экспортлау компания­ләренә тышкы икътисади эшчән­лекне яхшырту буенча дәүләт тарафыннан нәрсәләр кирәклек хакында сорау юлланган иде.


Сорауларга җавап бирүчеләр, экспорт эшчәнлегенә комачаулаучы киртәләр буларак, чит илләрдәге куллану базары хакында һәм заказ бирүчеләрнең ихтыяҗ­лары, алардагы законнар таләп­ләре турында аналитик мәгълүмат җитешмәүне билгели. Шулай ук, Башкортстан экспортерлары контрактларны үтәү өчен компания­ләрне сайлап алу процедурасының билгелелек шартларында башкарылмавыннан ризасызлык белдерә. Башкортстан экспортерларының теләк-тәкъ­димнәре Русия Федерация­сенең Икътисади үсеш министрлыгына җибәрелде.


Хәбәр ителүенчә, “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү”, “Башкортстан Республикасында хезмәт күрсәтү экспортын үстерү” дигән төбәк проектларын тормышка ашыруны республика­ның Тышкы икътисади бәйлә­нешләр буенча дәүләт комитеты координацияли. Башкортстанда, шулай ук, Экспортка ярдәм итү үзәге булдырылды. Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов бел­дерүенчә, әлеге Үзәк экспортерларга күрсәтелә торган хезмәт­ләрне арттырды. Хәзер экспортер-эшкуарлар 17 төрле ярдәмнән файдалана ала (ил һәм төбәк казналарыннан финанслау һ.б.). Быел гына да 194 кече һәм урта малтабарлык субъекты вәкилләре катнашлыгында экспорт темасына 9 семинар үтте. Дәүләт ярдәменә таянып, 38 кече предприятие гомум суммасы 7 миллион долларлык 74 контракт төзеде. Әмма бу күрсәткеч кенә республика эшкуарлары потенциалына туры килми.


Бүген Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800 компания эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта республика экспортының 90 проценты эре предприятиеләргә туры килә. Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күре­нүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, нефть химиясе, машина төзелеше продукциясе өстенлек итә. Уфада күптән түгел үткән “Экспортлау вакыты” II Халыкара экспорт форумындагы чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров: “Хәзер безнең бурыч — кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күлә­мендә аларның өлешен арттыру”, – диде.


Экспорт проблемаларын тик­шерүгә багышланган бу мәртәбәле җыелышта 13 илдән 500дән артык вәкил катнашты. Башкортстан Хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыяте ике килешү төзеделәр. Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча Русиянең чимал булмаган экспортын үстерүгә кагылса, икенчесе “Экспорт фор­сажы” акселерация программасын тормышка ашыру турында.

Гомумән, Башкортстан җитәкче­леге соңгы чорда республиканың тышкы сәүдәсен үстерү юнәле­шендә җитди адымнар ясый. Бу өлкәдә законнар камилләштерелә. Әйтик, Хөкүмәт беренче тапкыр үз продукциясен экспортлаучы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтарачак. Бу кече һәм урта бизнес вәкилләрендә республикада җитештерелгән товарларны дөнья базарына чыгаруга ярдәм итү йөзеннән тормышка ашырыла. Бу программа Башкортстанда беренчеләрдән булып кабул ителде. Программаны финанслау өчен республика казнасыннан быел 40 миллион сум бүленде. Бизнес әлеге чыгымнарның 1 миллион сумына кадәрен кире кайтара ала. Тәүге партия товар өчен субсидия 500 мең сумга кадәр каралган. Бу аеруча азык-төлек экспортерларына нәтиҗәле ярдәм булачак, чөнки республика авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре хәзер чит төбәкләргә байтак күләмдә азык-төлек сата башлады.


“Республикада тышкы икътисади, экспорт эшчәнлеген арттырырга, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Чит ил партнерлары, инвесторлар Башкортстан белән һәрвакыт кызыксынды. Аеруча зур кызыксыну белдергән илләрдә вәкиллекләр ачачакбыз”, – диелә республика җитәкчесе Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында. Шундый вәкиллекләр берничә илдә ачылды да инде.
Читайте нас: