Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
2 сентябрь 2019, 10:51

Путин белән Кадыйров бәхәсләшкән?

#Владимирпутин

Кичә Русия Президенты Владимир Путин Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Чечня Башлыгы Президентка төбәктәге социаль-икътисади вәзгыять турында хәбәр итте.Ил башлыгы Рамзан Кадыйровтан яңа мәчет ачу тантанасы ничек узуы турында да сорады.

Рамзан Кадыйров Владимир Владимировичка котлавы һәм Ислам дөньясына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, һәм бу мәчетнең дөньядагы иң зур, иң матуры икәнлеге турында әйтте. Ә Владимир Путин: “Дөньяда иң матуры — Петербургта”, - диде. Кадыйров: “Сезнең белән бәхәсләшә алмыйм, Владимир Владимирович”, - дип җавплады.

#Владимирпутин
Читайте нас: