Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
30 август 2019, 11:08

Йөрәк белән шаярмыйлар!

#Национальныепроекты #НациональныепроектыБашкортостан #Региональныепроекты#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проектын гамәлгә ашыруга быел 400 миллион сумга якын акча юнәлтәчәк. Акча җиһазлар сатып алуга тотынылачак, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

"Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проекты чараларын гамәлгә ашыруга быел Башкортстанда 392,7 миллион сум каралган, шуның 321,1 миллион сумы - федераль бюджет акчасы", - диелә хәбәрдә.

Бу акчага йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы гамәлгә ашырылачак. Шулай ук, Уфада ике кан тамырлары үзәге һәм Белорет шәһәре үзәк дәваханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегенә магнит-резонанс томографлары, ангиографлар, иртә медицина реабилитациясе өчен җиһазлар алачак.

#Национальныепроекты

#НациональныепроектыБашкортостан

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: