Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
30 август 2019, 11:02

Су сыйфаты тагын да яхшыра

#Национальныепроекты #Нацпроекты #Региональныепроекты#ВладимирПутин

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, республика халкын эчәр су белән тәэмин итүне яхшырту максатында “Саф су” төбәк проекты амбициоз планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге максатларга проект кысаларында 2021 елга кадәр - 1,169 миллиард, шул исәптән быел 140,7 миллион сум бүлү каралган.

Төбәк проектында республикадагы барлык шәһәр-авылларда үзәкләштерелгән суүткәргечләр аша халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү юнәлешендә байтак чара билгеләнде. Әлеге программаны үз эченә алган “Экология” федераль проектына ярашлы, республиканың 30га якын шәһәр һәм районында су сыйфатын норматив таләпләргә җиткерүче объектлар төзү һәм реконструкцияләү планлаштырыла.

Хөкүмәт тарафыннан әлеге программаны тормышка ашыру өчен тиешле финанслар һәм матди ресурслар бүленү һәм эш барышының республика Хөкүмәте һәм җаваплы министрлыклар тарафыннан контрольгә алынуы халык өчен мөһим булган чараның үтәлүенә шик калдырмый.

Республика парламенты да халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне яхшыртуга зур өлеш кертте. Берничә ай элек Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстанның “Эчәр су турында” Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Закон кабул итте. Аңа Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

#Национальныепроекты

#Нацпроекты

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: