Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Русия Президенты Владимир Путин телефон аша сөйләштеләр. Аралашу барышында ике илнең хезмәттәшлеге мәсьәләләре һәм киләчәк очрашулар графигы турында сүз барды.
"Әңгәмә барышында Казахстан-Русия арасында сәяси һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне тагын да үстерү турында сүз барды. Шулай ук, Русиядә киләчәктә Казахстан мәдәнияте көннәре узачак.
Алар киләчәк очрашулар графигын да төзеде", - диелә Казахстанның беренче Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.