Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
28 август 2019, 11:16

Русия яшьләрендә — 58 алтын медаль!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Русия командасы 22 көмеш һәм 12 бронза медаль яулады.

WorldSkills халыкара чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Русия конкурсантлары 58 алтын медаль яулады.

Кичә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Русия командасы, шулай ук, 22 көмеш һәм 12 бронза медальгә лаек булды.

WorldSkillsның 45нче дөнья чемпионаты бәйгеләрендә барлыгы 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты.

Бүген “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.

Гомумдәүләт проекты кысаларында узучы әлеге чемпионат, Владимир Путинның май указларына ярашлы, 2019 елда илдәге иң масштаблы халыкара чара булачак дип фаразлана.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: