Президент Владимир Путин билгеләгән 12 юнәлеш буенча гомумдәүләт проектлары арасында торакка кагылучы башлангыч та бар. Башкортстан да моңа тиз арада кушылды һәм күптән түгел беренче нәтиҗәләрне дә билгеләде. Сүз авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү турында бара.