Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
26 август 2019, 11:15

Путинны Хельсинки ресторанында нинди аш белән сыйлаганнар?

#ВладимирПутин

Владимир Путин белән Саули Ниинистёга тәкъдим ителгән меню билгеле булды.

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, Русия һәм Финляндия башлыклары кичке ашны Walhalla ресторанында үткәргән.

Финляндия башлыгы канцеляриясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, кичке аш менюы фин күле балыгыннан, топинамбур ашыннан һәм гөмбә соусында пешерелгән үрдәк итеннән торган.

Ил башлыкларына тәкъдим ителгән десерт та бик гадәти булмаган. Десертка Финляндия Президентының җәйге резиденциясеннән яңа җыелган җиләк һәм кыргый кура җиләгеннән эшләнгән ширбәт китерелгән.

Walhalla рестораны 1952 елда җәйге Олимпия уеннары ачылыр алдыннан төзелгән була.

#ВладимирПутин
Читайте нас: