Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
24 август 2019, 15:53

Балалар сау-сәламәт булсын!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республикабызда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Башкортстанның балалар хастаханәләре өчен аяк-куллары имгәнгән балаларның хәрәкәт активлыгын тергезү өчен тренажерлар сатып алынган.

Шулай ук республика онкодиспансерына электрохирургия блогы да бирелгән, җиһазлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча сатып алына, дип хәбәр итә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.

“Хәрәкәт активлыгын тергезү өчен заманча тренажерларны Республика балалар клиник хастаханәсе, Стәрлетамак һәм Уфа, Белорет, Бөре, Мәсәгуть үзәк район дәваханәләре, шулай ук Нефтекама, Салават, Күмертау, Сибай, Октябрьский хастаханәләре алачак”, - диелә хәбәрдә.
Читайте нас: