Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
23 август 2019, 10:46

Владимир Путин Саули Ниинистё белән сөйләшүләр үткәрде

#ВладимирПутин

Хельсинкидагы Президент сараенда Русия һәм Финляндия лидерлары Владимир Путин һәм Саули Ниинистёның сөйләшүләре үтте. Әңгәмә башланыр алдыннан дәүләт башлыклары бергә фотога төште.

Владимир Путин мактаулы кунаклар китабында истәлекле язу калдырды.

Русия Президенты фин коллегасы белән ике як өчен дә мөһим булган мәсьәләләр, шул исәптән ике яклы һәм халыкара проблемалар буенча фикер алышырга ниятләвен белдерде. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия белән Финляндия мөнәсәбәтләре барлык юнәлешләр буенча да традицион рәвештә алга таба үсеш ала.

Үз чиратында, Саули Ниинистё Владимир Путинны урыс телендә сәламләде, шулай ук, Русия лидерының эш сәфәре уңышлы булыр, дигән өмет белдерде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: