Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
20 август 2019, 18:07

Радий Хәбиров: "Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак"

«Башавтотранс» предприятиесенең тагын 102 автобус алуы турында язган идек.

Бүген «Башавтотранс» предприятиесенең тагын 102 автобус алуы турында язган идек. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язганча, бу эш ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

- Беренче сентябрьдән мультимодальлеккә күчәбез. "Башавтотранс"ның бер автобусыннан икенчесенә «Алга» картасы белән бер сәгать эчендә күчеп утырырга мөмкин булачак.

Арытаба "бәхетле сәгать" программасына трамвайлар, троллейбуслар, электричкаларны өстибез. Кайбер коммерцияле пассажир ташучылар программага кушылу кирәклеген әлегә аңламый, әмма алар барыбер моны үтәячәк. Безнең җәмәгать транспорты илдә иң яхшысы булачак», - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Читайте нас: