Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
20 август 2019, 12:06

Милек реестры нигә "ярлы"?

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортсан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Петр Клец Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендәге территориаль зоналар турында белешмәләрне кертү эше турында сөйләде.

Бу эш бизнес алып бару процедураларын гадиләштерү һәм регионнарның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатларында үткәрелә.

Әмма, Петр Клец билгеләп үткәнчә, урындагы үзидарә органнары территориаль зоналарның чикләрен тасвирлау буенча эшләр башкарырга, шулай ук бердәм дәүләт реестрына мәгълүмат кертү өчен документларны вакытында җибәрүне тәэмин итәргә ашыкмыйлар. 1 августка объектларның 1,39 проценты гына ЕГРНга кертелгән.

Радий Хәбиров октябрьдә муниципалитетлар хакимияте башлыклары үз территорияләрендәге вәзгыятьне төзәтергә өлгерсен өчен бу мәсьәләне яңадан карарга кушты.

#национальныепроекты; #нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: