Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 август 2019, 10:52

Ипотека ставкалары төшә

#ВладимирПутин

Президент Владимир Путинның ВТБ башлыгы Андрей Костин белән очрашуында Русиядә ипотека ставкасын түбәнәйтү турында сүз барды.

Банк җитәкчесе Президентка июньдә шундый кредитларның уртача 9,9 процент белән бирүләрен хәбәр итте һәм моның төп ставканың түбәнәюе белән үзара бәйләнешен сызык өстенә алды.

"Әлеге вакытта Үзәк банк ягынан билгеләнгән тенденциягә бәйле ел азагына кадәр ставкалар төшә башлар дип исәплибез", — дип белдерде Андрей Костин.

Президент шулай ук инфляциянең түбәнәюенә исәп тотуын билгеләде.

Кредит оешмасы җитәкчесе дәүләт башлыгына ипотека базарында бернинди дә өметсезлек күрмәвен әйтте һәм тотрыклы ихтыяҗны билгеләде.

Моннан алда Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка ипотека буенча ставканы тугыз процентка кадәр төшерергә кушкан иде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: