Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 август 2019, 12:03

Федераль бюджеттан - 5,2 миллиард сум!

#Национальныепроекты #Нацпроекты #Региональныепроекты#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында илдә “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Башкортстан да бу проектка кушылды.

Республикада “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Аны Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов җитәкли.

Шулай ук, эшче төркем республикада гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Юл челтәре" һәм "Юл хуҗалыгын үстерүнең системалы чаралары" проектлары буенча эш алып бара.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” проектына республика федераль бюджеттан 5,2 миллиард сум алачак. Юллар төзү һәм ремонтлау өчен республика бюджеты 17 миллиард сум бүләчәк.

Шулай ук, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, юл тыгыннары булдырмау өчен эшләрнең күпчелеге төнлә башкарыла.

#Национальныепроекты

#Нацпроекты

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: