Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 август 2019, 12:08

Чүпне сортларга аеру буенча 16 комплекс төзеләчәк

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан эшкуарлары 2024 елга кадәр төбәктә гомумдәүләт проектына ярашлы чүпне сортларга аеру буенча 12 комплекс төзиячәк. Бу эш “Экология” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру планына кертелгән. Тагын дүрт шундый объект федераль бюджеттан финансланачак, диелә республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

“2024 елга кадәр “Экология” гомумдәүләт проектының каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы” проектына ярашлы, чүп-чарны сортларга аеру буенча 16 комплекс төзү каралган, шуларның дүртесен Дуван, Дүртөйле, Яңавыл, Благовар районнарында) без федераль бюджет исәбенә төзергә планлаштырабыз. Калган 12сен каты көнкүреш калдыклары өлкәсендә эшләүче эшкуарлар үз акчасы исәбенә төзергә планлаштыра”, - диелә хәбәрдә.

Ведомство алдында чүп-чарны сортларга аеру дәрәҗәсен биш ел эчендә 15тән 55 процентка кадәр җиткерү бурычы тора. Бу чорда тармакка, инвестицияләрне исәпкә алып, 5 миллиард сум тирәсе акча җәлеп ителәчәк.

Шулай ук 2020 елда Дуван районында каты коммуналь калдыклар өчен яңа полигон эшли башларга тиеш. Объект республиканың төньяк-көнчыгышында калдыкларны урнаштыру проблемасын 25 елга хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: