Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
16 август 2019, 11:52

“Алга” белән алга!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча, 1 июльдән республикада җәмәгать транспортында исәпләшү өчен "Алга" дип аталган яңа бердәм карта гамәлгә кертелде.


Ул шәһәр һәм шәһәр яны транспортында тәүдә – Уфада, ә 1 августтан Стәрлетамак белән Салаватта да эшләп китте. Бүген алардагы дәүләт һәм хосусый пассажирлар ташу компанияләре белән килешүләр төзелә. Дәүләт һәм муниципаль транспортта карта белән исәпләшү өчен терминаллар куелган да инде.


Акча салынмаган бер картаның бәясе 50 сум. Аны почта, “Саклык банкы”, “Уралсиб” бүлекчәләрендә, “Бәйрәм”, “Ярмарка” челтәрле сәүдә нокталарында, автобус, троллейбус, трамвайның үзендә һәм транспорт карталарын хезмәтләндерү пунктларында сатып алырга мөмкин. 1 сентябрьдән мобиль кушымта эшли башлаячак. Ә әлегә “алтын таң” проекты партнерларының “Транспорт картасы” мобиль кушымтасы белән файдаланып торырга мөмкин.


Мобиль кушымта транспорт картасын смартфонга яздырырга, аны тулыландырырга, балансын, операция тарихларын карарга, сәфәрләр санын күзәтергә мөмкинлек бирә.


Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда социаль карта нигезендә “Бердәм социаль юл билеты“ һәм “Бердәм транспорт картасы” да булдырылган иде. Алар белән җәмәгать транспортында бүген дә исәпләшергә мөмкин.
Читайте нас: