Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
15 август 2019, 11:10

Китап укырга яратасызмы?

#национальныепроекты; #региональныепроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда 2024 елга кадәр модельле 20 китапханә төзеләчәк.

Модернизацияләнгән учреждениеләр Интернетка керү мөмкинлеге алачак һәм аларда төрле түгәрәкләр эше өчен мәйданчыклар булачак, дип хәбәр итте республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

"Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Мәдәни мохит" проекты буенча 2024 елга кадәр республикада яңа 20 китапханә булдыру планлаштырыла. Модельле китапханәләр базасында кулланучылар өчен илебезнең заманча фәнни һәм сәнгать мәгълүматы һәм вакытлы матбугат ресурсларына керү мөмкинлеге тудырылачак", - диелә хәбәрдә.

Модельле китапханәләрдә эшчәнлек хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелә, аларда дискуссия клублары, түгәрәкләр эше оештырылачак. Әлеге мәйданчыкларда даими рәвештә мәдәни-мәгърифәт һәм белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла, шул рәвешле китапханә интеллектуаль ял итү мөмкинлеге каралган учреждение булырга тиеш.

#национальныепроекты;

#региональныепроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: