Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
14 август 2019, 10:48

Украина чорында болай түгел иде

#владимирпутин

Президент Владимир Путин Кырым губернаторы Сергей Аксенов белән очрашты. Соңгысы аңа республикадагы хәлләр турында бәян итте.

2014 елда Кырымның бюджеты 18 миллиард сум булса, бүген 54 миллиардка җиткән. Шуның 60 проценты социаль проектларга юнәлтелә.

Әле 522 мәктәпнең 350сенә ремонт үткәрелгән. Евпаториядә 1600 бала белем алган “Кванториум” үзәге төзелгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә яхшы яңалыклар байтак. Ләкин тар белгечләр җитешми. Бу мәсьәләдә тиешле чаралар күрелә.

Кырымда биш елда 950 чакрым юл ремонтланган. 2024 елга бу сан 2000гә җитәчәк.

Федераль ярдәм нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгын алга җибәрү мөмкин булган. Биш елда шушы тармакка 11 миллиард сум акча бүленгән. Республикада җитештерелгән продукция үз ихтыяҗларына җитә, Украина составында вакытта мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган.

#владимирпутин
Читайте нас: