Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
14 август 2019, 11:18

Сәләтле балаларга ярдәмгә

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында республикада балаларның һәм яшьләрнең сәләтләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге төзеләчәк.

Ул Сочиның "Сириус" үзәге кебек булачак. Үзәк сәнәгать предприятиеләре, фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният һәм спорт, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәк.

Былтыр октябрьдә республика "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында шундый үзәкләр төзүгә конкурс сайлап алуында катнашып җиңгән иде.

Ул федераль бюджеттан 211,4 миллион сум күләмендә субсидия алды. Республика 4,3 миллион сум бүләчәк, тагын 64 миллион сум бюджеттан тыш чыганаклардан керәчәк.

Үзәк сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерүгә булышлык итәчәк һәм республиканың визит карточкаларының берсенә әвереләчәк.
Читайте нас: