Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
13 август 2019, 10:36

Путин Михаил Шмаковның хезмәтен югары бәяләде

#ВладимирПутин

Владимир Путин Русия бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаковны70 яшьлек юбилее белән котлап, аның хезмәтен югары бәяләде.

“Сез гомерегезне илдәге профсоюз хәрәкәтен үстерүгә багышладыгыз, күп еллар буе хезмәт законнарын камилләштерүгә, Русия гражданнарының хокукларын, мәнфәгатьләрен, социаль гарантияләрен тәэмин итүгә тоемлы өлеш кертәсез”, - диелә телеграмада. Путин шулай ук Михаил Шмаковның җаваплы һәм кирәкле эшчәнлегенең җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуга хезмәт итүен һәм тирән ихтирамга лаек булуын билгеләде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: