Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
9 август 2019, 11:28

Юллар төзекләндерелә, юл билгеләре яңартыла

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда төбәк һәм муниципальара юлларда 3,7 меңнән артык юл билгесе алыштырылган

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда төбәк һәм муниципальара юлларда 3,7 меңнән артык юл билгесе алыштырылган, 2,3 меңнән артык яңа билгеләр урнаштырылган.

"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанда хәзер 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла.

Юлларда хокук бозуларны фото- һәм видеотеркәүнең стационар камералары санын 527гә җиткерү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада машинаның авырлыгын үлчәү контроль пунктлары барлыкка киләчәк.

Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел йөз мең кубометрдан артык яңа асфальт салыначак, бордюрлар алмаштырылачак, җәяүлеләр кичүләре төзекләндереләчәк һәм юл хәрәкәте билгеләре яңартылачак.

#национальныпроекты

#нацпроекты

#НациональныепроектыБашкортстан

#гомүмдәүләтпроектлары
Читайте нас: