Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
9 август 2019, 18:23

Мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир биреләчәк!

#нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Торак-коммуналь хуҗалык фонды 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торактан гражданнарны күчерү өчен Башкортстан Республикасының финанс ярдәме күрсәтү турындагы гаризасын хуплады.

Башкортстан әлеге фондтан 282,42 миллион сум алачак. Берлектә финанслау тәртибендә төбәк 63,4 миллион сум өстәячәк. Әлеге сумма республиканың 10 муниципаль берәмлегендәге яшәргә яраксыз 206 торактан 666 кешене күчерүгә юнәлтеләчәк.

Республикада 2019-24 елларда халыкны яшәргә яраксыз торактан күчерү буенча адреслы программа расланган. Аның кысаларында мохтаҗ гаиләләргә 923 фатир биреләчәк.

Программаны финанслауның гомум күләме 1649,22 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән, Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды чаралары -1346,87 миллион сум, республика бюджетыннан - 27,48, муниципаль берәмлекләр бюджетлары акчалары - 247,87 миллион сум.

- Авария хәлендәге 4,8 мең квадрат метр мәйданлы торактан 290нан артык кеше күчерелде, “Жилстройсбережения” программасы буенча 1180 кредит бирелде, - дип хәбәр итте Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин.

2008-16 елларда республикада халыкны яшәргә яраксыз торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру өчен Фонд 9,17 миллиард сум акча бүлгән. Берлектә финанслау тәртибендә төбәк 10,04 миллиард сум өстәгән. Бу акчалар яшәргә яраксыз 14527 торактан 40845 кешене күчерергә мөмкинлек биргән.

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: