Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
9 август 2019, 18:16

Медицина хезмәткәрләренә сертификатлар тапшырылды

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Сәламәтлек сәгате» видеоселектор киңәшмәсендә

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Сәламәтлек сәгате» видеоселектор киңәшмәсендә Уфа һәм район дәваханәләре табибларына агымдагы елда эшкә керешкән медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм буенча республика программалары сертификатларын тапшырды.

Анестезиологлар, реаниматологлар, офтальмологлар, терапевтлар, педиатрлар, гинекологлар 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча күләмендә матди ярдәм алдылар.

- Без бүген ике программа буенча сертификатлар бирдек. Аларның берсе "Авыл табибы", аның буенча кайбер йөкләмәләр үтәлмәгән иде. Безнең дефицит булган тар белгечлекләребез дә өстенлеккә ия. Без акча таптык, ә сез аларны дөрес файдаланыгыз һәм эшләрегездә уңышлар сезгә, - диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин билгеләп үткәнчә, 2018 елның 1 октябреннән башлап төбәкнең медицина оешмаларына табибларны җәлеп итүнең уңай динамикасы күзәтелә.
Читайте нас: