Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
6 август 2019, 14:26

Республикада хезмәт җитештерүчәнлеге артачак

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстанда 2024 елга “Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм мәшгульлекне үстерү” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге 6,3 процентка үсәргә тиеш. Быел бу максатлы күрсәткеч 2,3 процентка тигезләшә, дип белдерде икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов.

– Икътисадның төп тармаклары буенча 2024 елга кадәр еллык хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә 6,3 процентка үстерү максаты куелды. Русия буенча бу күрсәткеч 5 процент булса, республиканың сәнәгатен искә алып, төбәктә югарырак максатлар күздә тотыла, – диде ул.Җитештерү һәм хезмәткәрләр санын арттырмыйча, икътисадның сыйфат күрсәткечен үстерү хакында сүз бара. Мәсәлән, “ОЗНА-Измерительные системы” предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге сакчыл җитештерү инструментларын кертү исәбенә 1,4 тапкыр арткан.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм мәшгульлекне үстерү” гомумдәүләт проекты 2017 елдан тормышка ашырылган шундый ук исемле проектның дәвамы булып тора. Бу проектның төп максаты – хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен 2024 елга елына 5 процентка кадәр арттыру.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: