Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
5 август 2019, 11:33

Гомумдәүләт проектында 28 оешма катнаша

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде. Мөһим документ социаль-икътисади юнәлешкә ия һәм Русия халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне, фәнни-технологик үсештә алга китүне максат итеп куя.

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты 2017 елдан гамәлгә ашырылган шул исемдәге өстенлекле проектның дәвамы булып тора. Проектның төп максаты - икътисадның чимал булмаган төп тармакларындагы (эшкәртү, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм төзелеш) хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка кадәр арттыру (2018 елда бу күрсәткеч 1,4 процент булган).

6 ел дәвамында база чимал булмаган тармакларда хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттыру күз уңында тотыла. Максатлы юнәлешләргә ирешү өчен проект белән республиканың 196 предприятиесен колачларга кирәк. 2019 елда гомумдәүләт проекты буенча Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеген 102,3 процентка арттырырга тиеш.

Пландагы күрсәткечләргә ирешү максатыннан быел республикага проектта 50 предприятиене катнашырга җәлеп итәргә кирәк.

Бүгенге көндә төбәктә гомумдәүләт проектында 28 оешма катнаша. 13 предприятие килешүләр төзү стадиясендә. Тагын 25 компания белән актив сөйләшүләр алып барыла.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: