Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
5 август 2019, 11:39

Демография - мөһим проблема!

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде. Анда елның беренче яртысында төбәкнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре тикшерелде.

Анда министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук, видеоконференция форматында муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Төбәк җитәкчесе демографиягә, беренче чиратта, туучылар санын арттыруга, авырулардан һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә үлемгә китерүче сәбәпләргә аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Бүгенгә республикада демография буенча вәзгыять яхшылардан түгел. Агымдагы елның биш аенда туучылар саны кимегән, үлүчеләр саны арткан.

- Бу мәсьәләләрне хәл итү юллары, ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Демография" гомумдәүләт проектында салынган. Мәсәлән, хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү, яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балаларны карау механизмнары өстәмә рәвештә кертелә. Бу чара яшь әниләрнең мәшгульлеген арттырачак, туучылар саны һәм гаиләләрнең реаль керемнәре үсеше өчен шартлар тудырачак, - ди Башкортстанда вице премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: