Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
2 август 2019, 11:38

“Чиста су"га сусадыгызмы?

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#ВладимирПутин

Башкортстанда эчәргә яраклы су белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрүнең төбәк программасы расланды.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары кысаларында тормышка ашырылучы “Чиста су” федераль проекты илдә халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. “Экология” гомумдәүләт проекты буенча төбәк программалары эшли башлады. Мондый документ Башкортстанда да кабул ителде.

Төбәк программасы Башкортстанда яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне тагын да яхшыртуга булышлык итәчәк. Сыйфатлы су белән тәэмин ителгән халык санын 2024 елга кадәр 87,6 проценттан 92,5 процентка кадәр җиткерү күз уңында тотыла.

6 ел эчендә республиканың 20 районында әлеге максатларда яңа 29 объект төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.

Әлеге чараларны тормышка ашыру республиканың 45 торак пунктында яшәүче 200 меңгә якын кешене сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Республика Хөкүмәтендә әзерләнгән карарда 2019-24 елларда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 4 миллиард сумнан артык акча җәлеп итү күз уңында тотыла.

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: