Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
31 июль 2019, 10:50

Владимир Путин: "Озак вакытка исәпләнгән, уникаль мөмкинлекләре булган флот төзиячәкбез"

Ил Президенты Санкт-Петербургта Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган диңгез парадында уникаль мөмкинлекләргә ия булган флот төзеләчәге турында бедерде.

Ил Президенты Санкт-Петербургта Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган диңгез парадында уникаль мөмкинлекләргә ия булган флот төзеләчәге турында бедерде.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, хәрби диңгезчеләрнең тырышлыгы илгә “бөек диңгез дан-шөһрәте” алып килде, ләкин хәрби диңгез көчләре үсеше моның белән генә тукталмаячак.

“Без алга таба барачакбыз. Озак вакытка исәпләнгән, уникаль мөмкинлекләре булган флот төзиячәкбез. Бу көчле, суверен держава флоты булачак”, - диде ул.

Русия Президенты әйтүенчә, агымдагы елда гына да Хәрби-Диңгез флоты составы 15 кораб һәм хәрби катерлар белән тулыланган. Диңгез авиациясенең инфраструктурасы да яңартыла. Ул парадта торган, узган елда сафка баскан “Советлар Союзы флоты адмиралы Горшков” Төньяк флот фрегатын үрнәк итеп китерде.

Бу хакта "Татар-информ" яза.

#ВладимирПутин
Читайте нас: