Ышаныч
-5 °С
Ясно
милли проектлар
30 Июля 2019, 06:37

Онкология диспансерына яңа комплекс кайтарылды

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча

Добавить в предпочтительные источники Google
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проекты кысаларында федераль бюджет чаралары исәбенә (12 миллион сумнан артык) Республика клиник онкология диспансерына “Маммо-РП” автоматлаштырылган рентгеномаммография стационар комплексы кайтарылды.

Маммография системасы түбән радиацион дозада пациент өчен уңайлылыкны һәм алынган фотосурәтнең югары сыйфатын тәэмин итүче җайланма белән җиһазландырылган.

Аппаратның өстенлеге – санлы архивлаштыру мөмкинлеге. Бу сөт бизләрендәге үзгәрешләрне динамикада күзәтү һәм контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

Мондый тикшеренүне онкодиспансер поликлиникасыннан юллама бирелүче кешеләр үтә. Тикшеренү елына уртача 9 мең кешегә таләп ителә.

Яңа аппарат белән хатын-кызларны хезмәтләндерүнең тизлеге һәм сыйфаты яхшырачак.
Читайте нас