Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
26 июль 2019, 10:52

Путин чакыруы буенча биш гаилә хәрби-диңгез парады карарга килде

Ил башлыгы Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләр белән очрашты.

Ил башлыгы Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләр белән очрашты.

Русия Президенты Владимир Путин Иркутск өлкәсендә су басудан зыян күрүче биш гаиләне Санкт-Петербургта узачак хәрби-диңгез парадын карарга чакырган иде. Бүген ул алар белән Кремльдә очрашты. Анда, өлкәннәрдән тыш, 14 бала да катнашты.

— Иртәгә сезгә Петербургта үтәчәк парадны карарга тәкъдим итәм. Малайларга анда аеруча кызыклы булачак. Анда искиткеч матур, чагу тамаша көтелә, барыгызга да ошар дип уйлыйм, — диде Владимир Путин очрашу вакытында.

Президент, шулай ук, су басудан каза күрүчеләрнең проблемаларын тикшерде. Мәгълүм булуынча, быел Иркутск өлкәсенең 109 торак пунктында коточкыч ташкын вакытында 42,7 мең кешесе булган 10,9 мең йортны, 11 мең бакча участогын, 86 социаль объектны, 49 автомобиль юлы участогын су басты. Шулай ук 22 автомобиль күпере зыян күрде.

Су басу нәтиҗәсендә 25 кеше һәлак булды, 7 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

#ВладимирПутин
Читайте нас: