Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
25 июль 2019, 18:28

Өч елда — 100дән артык мәгариф үзәге!

Республикада “Үсеш ноктасы” һәм «IT-куб» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре булдырылачак.

Республикада “Үсеш ноктасы” һәм «IT-куб» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре булдырылачак.

2020-22 елларда Башкортстанда “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” һәм «IT-куб» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре булдырылачак. Барлыгы шундый 100дән артык учреждение ачу күздә тотыла.

Өч ел эчендә Башкортстанда санлы һәм “Үсеш ноктасы” гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге, 9 «IT-куб» балалар санлы мәгариф үзәге, алдынгы һөнәри әзерлек үзәге, өч “Кванториум” мобиль технопаркы, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын үстерүнең өч үзәге һәм педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге булдырылачак.

Федераль проект кысаларында үз эшчәнлеген яраклашкан программалар буенча тормышка ашыручы 10 мәгариф оешмасында матди-техник базаны яңарту һәм республиканың 690 мәктәбе һәм колледжында санлы мәгариф мохитенең максатлы моделен кертү күздә тотыла.

Бу максатка финанслар “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында алыначак. Конкурста Башкортстан Мәгариф министрлыгы җибәргән 8 заявка да җиңде, нәтиҗәдә, республика федераль бюджеттан субсидияләр алучы субъектлар исемлегенә керде.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр булдырылган. Аның гомум бюджеты 784,5 миллиард сум тәшкил итә.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: