Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
24 июль 2019, 12:26

Төбәкнең өч проекты - гамәлдә

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов "Демография" һәм " Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм" гомүмдәүләт проектлары кысаларында гамәлгә ашырылучы төбәк проектлары турында сөйләде.

Фәнүр Шайхисламов сүзләренчә, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү", "Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү, өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру", "Өлкән буын" төбәк проектларын гамәлгә ашыра.

"Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү" проекты балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү буенча федераль дәрәҗәдә каралган чараларга өстәмә рәвештә 2024 елга гамәлгә кертүгә, гаилә тормышы өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда 3 миллиард 929 миллион сум каралган.

Тагын бер төбәк проектының максаты - балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген гаилә бурычлары белән бергә алып барырга ярдәм итү. Шул исәптән өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру бурычы куелган. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 2 миллиард 761 миллион сум каралган.

Ә инде "Өлкән буын" төбәк проектның максаты - сәламәт яшәү дәвамлылыгын 67 яшькә кадәр арттыру.

#Национальныепроекты

#Региональныепроекты

#НациональныепроектыБашкортостан
Читайте нас: