Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
23 июль 2019, 13:45

Республикада мәгариф үсешәчәк

Быел июльдә Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру өчен 2020-22 елларда грантлар бирүгә ачык конкурс оештырылды.

Быел июльдә Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру өчен 2020-22 елларда грантлар бирүгә ачык конкурс оештырылды.

Конкурста Башкортстан Мәгариф министрлыгы җибәргән 8 заявка да җиңде, нәтиҗәдә, республика федераль бюджеттан субсидияләр алучы субъектлар исемлегенә керде.

Өч ел эчендә Башкортстанда санлы һәм “Үсеш ноктасы” гуманитар профильле 133 мәгариф үзәге, 9 «IT-куб» балалар санлы мәгариф үзәге, алдынгы һөнәри әзерлек үзәге, өч “Кванториум” мобиль технопаркы, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын үстерүнең өч үзәге һәм педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге булдырылачак. Федераль проект кысаларында эшчәнлеген яраклашкан программалар буенча тормышка ашыручы 10 мәгариф оешмасында матди-техник базаны яңарту һәм республиканың 690 мәктәбе һәм колледжларында санлы мәгариф мохитының максатлы моделен кертү күздә тотыла.

Проект кысаларында алынган чаралар республика мәгарифе системасының киләчәк үсешенә этәргеч бирәчәк.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: