Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
19 июль 2019, 12:05

Гомумдәүләт проектының бәясе - 4 триллион сум!

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикадагы берничә шәһәр янәшәсендә урнашкан сигез чүплекне юкка чыгару өчен Башкортстан федераль казнадан финанс алачак.

Төбәк тарафыннан әле максатларга бирелгән сумма өлеше 2 процент тәшкил итәчәк.

Гомумдәүләт проекты үз эченә алган “Чиста ил” проекты 2024 елга кадәр шәһәрләргә якын урнашкан 24 чүплекне бетерүне күз уңында тота. Аларның сигезе, сайлап алу таләпләрен үткәннән соң, федераль программага кертелде һәм чыгымнарның 98 процентын федераль казнадан бүлү мәсьәләсе хәл ителде.

Бу исемлеккә Салават, Стәрлетамак, Ишембай, Дәүләкән, Баймак, Сибай, Благовещен һәм Күмертау шәһәрләре кертелде. Әлеге вакытта чүплекләрне бетерүне күз уңында тотучы проект өчен республика акчаның үзенә караган өлешен бүлде.

“Экология” гомумдәүләт проекты уннан артык юнәлешне берләштерүче зур программаларны тормышка ашыруны күз уңында тота. Ил күләмендә мөһим экологик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 4 триллион 41 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла. Шуның 701,2 миллиард сумы — федераль бюджеттан, төбәкләр казнасыннан — 133,8 миллиард һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 206,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.

#национальныйпроект

#нацпроект
Читайте нас: