Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
18 июль 2019, 11:15

Үзәктә – Гомумдәүләт проектлары үтәлеше

Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров

Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру буенча Проект комитетының киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Вице-премьер – вазыйфасын башкаручы, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов гомум­дәүләт проектларын тормышка ашыру мониторингы нәтиҗәләре, аларны федераль һәм республика бюджетыннан финанслау хакында сөйләде.

– Республикада 2024 елга кадәр гомум финанслау белән 172 миллиард сум күләмендә 58 төбәк проекты тормышка ашырыла, – диде Илшат Таҗетдинов. – Иң зур суммалар –150 миллиард сумнан артык акча – “Экология”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Демография”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Мәдәният” проектларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров йөкләмәләр бирде, “Демография” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткечләренә ирешү юлларын ныклы уйларга кирәклеген ассызыклады.
Читайте нас: