Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
17 июль 2019, 16:49

Балалар сыйфатлы тукланырга тиеш

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы,

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Халыкны сәламәт тормыш рәвешенә дәртләндерү, сәламәт туклану һәм начар гадәтләрдән саклану” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Нефтекама шәһәрендә бүген Төбәк туклану операторларының республика форумы бара.

Анда тармак белгечләре һәм экспертлар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыруны камилләштерү буенча фикер алыша. Әлеге вакытта аның пленар өлеше тәмамлана.

Туклану операторларының иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнү максатында "Гранд-логистик" җәмгыятендә очрашу планлаштырылган.

Республиканың Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алексей Гусев әйтүенчә, республикадагы күп кенә муниципалитетларда матди базасы ныклы булган туклану операторлары бар. Әмма бу өлкәдә бердәм хокукый, икътисади һәм оештыру буенча хәл ителәсе мәсьәләләр дә байтак.

Форумда туклану операторлары предприятиеләре, республика җитештерүчеләре, азык-төлек ташучылар, шәһәр һәм район хакимиятләре, дәүләт власте вәкилләре катнаша.

#национальныйпроект

#нацпроект
Читайте нас: