Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
12 июль 2019, 12:57

Продукция “Аlibaba” һәм “Аmazon”да сатылачак

Башкортстан үз аккаунтын төбәк продукциясен урнаштыру өчен “Аlibaba” һәм “Аmazon” электрон мәйданчыкларына тапшыра.

Башкортстан үз аккаунтын төбәк продукциясен урнаштыру өчен “Аlibaba” һәм “Аmazon” электрон мәйданчыкларына тапшыра. Әлеге хезмәт җитештерүчеләр өчен бушлай булачак, ул "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итте "Башкортстанның экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтүне координацияләү үзәге" директоры Илдус Халитов.

"Без үзебезнең аккаунтны дөньяда иң эре электрон B2B мәйданчыкларның берсе булган “Аlibaba.com”га тапшырабыз. Әлеге ресурста якын арада Башкортстанның электрон витринасы барлыкка киләчәк, анда республика товар җитештерүчеләре үз продукциясе турындагы мәгълүматны бушлай урнаштыра алачак. Без “Аmazon.com”, “Еuropages.com” мәйданчыкларына да ныклап керәчәкбез", - диде ул.

Хәзерге вакытта Башкортстанның 38 предприятиесе 240 миллион сумга экспорт контрактларын төзегән. Бу эшчәнлектә, Илдус Халитов сүзләренчә, БДБ илләре һәм Евразия икътисади берлегенә (ЕАЭС) йөз тотыла.

"Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты биш федераль проекттан тора: алар - "Сәнәгать экспорты", "Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау", "Халыкара сәүдә логистикасы", "Хезмәтләр экспортлау" һәм "Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерүнең системалы чаралары". Ул Русиядә эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм тулай эчке продуктта хезмәт күрсәтүнең экспортлау өлешен - 20 процентка, шулай ук чимал булмаган энергетик товарларны экспортлауны 2024 елга 250 миллиард долларга кадәр арттыруга юнәлтелгән.

Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: