Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
11 июль 2019, 12:35

Тиз эшләүче Интернетка кушылабыз!

#Национальныепроекты #Нац.проекты #НациональныепроектыБашкортстан #региональныепроекты #ВладимирПутин Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы,

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектының "Мәгълүмат инфраструктурасы" федераль проекты кысаларында тиз эшләүче Интернетка Башкортстанның 2700дән артык социаль объекты тоташтырылачак.

Тиешле электрон аукцион Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән инде.

Аукцион 19 июльгә планлаштырылган, контрактның башлангыч максималь бәясе якынча 2,5 миллиард сум тәшкил итә.

2021 елга кадәр тоташтыруга социаль әһәмиятле объектлар исемлегенә мәгариф учреждениеләре (мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре), фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция бүлекләре, Росгвардия, янгын сүндерү частьлары, хәрби комиссариатлар, сайлау комиссияләре, дәүләт хакимияте һәм урындагы үзидарә органнары кертелгән.

#Национальныепроекты

#Нац.проекты

#НациональныепроектыБашкортстан

#региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: