Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
3 июль 2019, 14:01

Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советы президиумы утырышында катнашты.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советы президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция форматында Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.

Утырыш барышында Русия субъектларында гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 12 гомумдәүләт проектына һәм инфраструктураны модернизацияләүнең комплекслы планына шактый акча каралган. Аерым алганда, быел ул 1,7 триллион сумнан артык. Бу акчаларның бер өлеше төбәкләргә бюджетара трансфертлар турындагы килешүләр кысаларында күчерелгән дә инде.

Эшнең нәтиҗәлелеген Электрон бюджет системасы арттыра.

– Анда гомумдәүләт проектларының ничек үтәлүе күренә. Ведомстволарга, төбәкләргә, һичшиксез, административ йөкләнешне һәм кәгазь документлар әйләнешен киметү өчен бу системага тизрәк кушылырга, активрак файдаланырга кирәк, – диде Дмитрий Медведев. - Үзәк һәм төбәкләр арасында барлык килешүләр дә бу системада төзелде. Гомумдәүләт проектлары паспортларының параметрлары төбәкләргә җиткерелә. Анда кайбер техник кыенлыклар бар. Аларны тиз арада төзәтергә кирәк. Бер үк вакытта Системаның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк. Чиратта - мониторинг системасын эшләтеп җибәрү. Бу шулай ук якын арада булыр дип уйлыйм.

Бу эш кысаларында Башкортстанда 58 төбәк проекты тормышка ашырыла. 2019-24 елларга финанслауның гомум күләме 172,5 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән 80,4 миллиард сум – федераль акчалар.
Читайте нас: